ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

5 гыйнварда Чүпрәленең "Алтын" спорт комплексында барлык категория халык арасында "Кыш Бабай призына" бадминтон буенча ярышлар узды.

Чүпрәле районы паркларында Яңа ел бәйрәм көннәрендә бик күңелле чаралар узды.
 

 Татарстан Республикасында гадәттәгечә 1 гыйнвардан 10 гыйнварга кадәр Яңа ел каникуллары вакытында спорт һәм сәламәтлек декадасы бара. 

2021 елның 6-7 гыйнвар төнендә, Христосның Раштуа бәйрәме көнендә, Чүпрәле районының барлык гыйбадәтханәләрендә бәйрәм гыйбадәтләре узды.

2021 елның 5 январенда «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе кысаларында Алешкин-Саплык авылында яшәүче 13 яшьлек Лиана Пляшева район башлыгы Марат Гафаров кулыннан бүләк алды.
 

2021 елның 3 гыйнварында Чүпрәле муниципаль районының «Акчарлак» йөзү бассейнында, спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында, ел саен үткәрелә торган Кыш Бабай һәм Кар кызы призына «Яшь дельфин» дип аталган йөзү буенча ярышлар узды.

Яңа 2021 елның беренче көнендә Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров Бөек Ватан сугышы ветераны Фатыйх Җәләлетдин улын 95 яшьлек юбилее белән котлады.

Чүпрәле районында беренче булып Игнатий исемле малай туды.

10 гыйнвар көнне Иске Кәкерле авылында яшәүче Гаделҗан Галимҗан улы Хәлиуллин туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте.


10
гыйнвар, 2021 ел
якшәмбе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International