Татарстан трассаларында һава торышы начар булу сәбәпле, шәһәрара автобуслар хәрәкәтен чиклиләр. Шулай итеп, юл хәрәкәте иминлеге өчен 10 гыйнварда 10: 00 сәгатьтә Татарстанның федераль автомобиль юлларында (М-7 «Идел», Казан – Ульяновск, Казан – Оренбург) шәһәрара автобуслар хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә.
Синоптиклар фаразлары буенча, 10 гыйнварда Татарстан Республикасында һава торышы начараячак: көчле кар, буран көтелә, күз күреме 500 метрга һәм аннан да кимрәк, юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны торак пунктлардан читкә чыкмаска чакыра.
Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы! Юлларда игътибарлы һәм сак булыгыз, барлык юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.