Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының тугызынчы утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2026 елның 19 маендагы 19 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Чүпрәле муниципаль районы Советының тугызынчы утырышы чакырыла.
Чираттагы утырышның көн тәртибенә түбәндәге сораулар кертелә:
1) 2025 елда Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында.
2) «2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының 2025 елның 15 декабрендәге 4/2 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
3) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының җир кишәрлекләреннән һәм муниципаль мөлкәтеннән файдаланган өчен түләүләрне соңга калдырган өчен аренда хакы һәм пеня буенча бурычларны түләтүгә һәм исәптән чыгаруга өметсез дип тану тәртибенә үзгәрешләр кертү хакында.
4) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында муниципаль торак контроле турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.
5) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының 2025 елгы эшчәнлеге һәм 2026 елга бурычлары турында хисап.
6) «2025 елда Татарстан Республикасында, шулай ук Чүпрәле муниципаль районы территориясендә кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен үтәү турында» Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Чүпрәле муниципаль районындагы җәмәгать ярдәмчесе доклады турында.
7) «Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм Татарстан Республикасында, шулай ук Чүпрәле муниципаль районы территориясендә 2025 елда бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү турында» Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Чүпрәле муниципаль районындагы җәмәгать ярдәмчесе доклады турында.
8) Төрле.
Район Советы утырышы 2026 елның 29 маенда 10:00 сәгатьтә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында узачак.