Иске Кәкерле авылында яшәүче Гаделҗан Галимҗан улы Хәлиуллин туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2021 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

   10 гыйнвар көнне Иске Кәкерле авылында яшәүче Гаделҗан Галимҗан улы Хәлиуллин туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 

  Туган-тумачалардан тыш, ветеранны бу күркәм бәйрәм белән Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Фиркатович Җәләлов, Иске Кәкерле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фатих улы Фаткуллин һәм «Самат» мәчете имамы Илһам хәзрәт Шаммасов котладылар.

   Кунаклар, традиция буенча, Гаделҗан Галимҗановичка Россия Президенты В.В.Путинның Котлау Хаты, Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров исеменнән истәлекле бүләк һәм Татарстан Республикасы мөфтиенең рәхмәт хатын тапшырдылар.

   Хатыны Факия апа белән алар 70 ел инде бергә.  Алты бала тәрбияләп үстергәннәр, бүген аларны 15 онык, 8 оныкчык сөендереп тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International