Татарстан Республикасында гадәттәгечә 1 гыйнвардан 10 гыйнварга кадәр Яңа ел каникуллары вакытында спорт һәм сәламәтлек декадасы бара. Шулай итеп, Чүпрәле районында 4 гыйнвар көнне ункөнлекнең икенче көне үтте. Бу көнне «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексы базасында, Чүпрәле муниципаль районының өстәл теннисы буенча филиалы "Фламинго" җәмгыяте җитәкчесе Альфред Низамов белән берлектә, өстәл теннисы буенча ярышлар уздырылды.
Чараны район башлыгы Марат Гафаров ачты. Ул барлык катнашучыларны Яңа ел белән котлады һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырды. Катнашучылар алдында шулай ук «Фламинго» җәмгыяте җитәкчесе Альфред Низамов та чыгыш ясады.
Теннис ярышлары нәтиҗәләре буенча барлык җиңүчеләргә грамоталар, татлы призлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.