Чүпрәле районы паркларында Яңа ел бәйрәм көннәрендә бик күңелле чаралар узды. Биредә һәр көнне мәдәният, шулай ук мәгариф учреждениеләре, балалар иҗат йорты хезмәткәрләре, «Яшь журналистлар» түгәрәге әгъзалары көче белән төрле чаралар үткәрелде.
Чаралар кысаларында җитезлек һәм осталык буенча төрле ярышлар, кызыклы һәм күңел ачу номерлары, җырлар һәм биюләр үткәрелде.
Урам чаралары тамашаларына барлык теләүчеләр һәм кунаклар катнаша алды. Гомумән алганда, паркларда һәм скверларда программа бик бай булды!