5 гыйнварда Чүпрәленең "Алтын" спорт комплексында барлык категория халык арасында "Кыш Бабай призына" бадминтон буенча ярышлар узды. Турнирда катнашучыларны сәламләргә Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров килде, ул ярышларда үзе дә катнашып, үсеп килүче буынга үрнәк күрсәтте.
Бу төр спортта үз көчләрен сынап карарга һәм Яңа ел каникулларының бер көнен файдалы итеп үткәрергә турнирга Чүпрәле районында яшәүче йөзгә якын кеше килгән иде. Ярышта иң яшь катнашучы 9 яшьлек кыз - Алина Васильева булды. Анарга район Башлыгы үзенчәлекле бүләк - курчак тапшырды.
Җиңүчеләргә медальләр, грамоталар, истәлекле һәм татлы бүләкләр дә тапшырылды.