2021 елның 3 гыйнварында Чүпрәле муниципаль районының «Акчарлак» йөзү бассейнында, спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында, ел саен үткәрелә торган Кыш Бабай һәм Кар кызы призына «Яшь дельфин» дип аталган йөзү буенча ярышлар узды.
Ярышларда гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе (ДЮСШ) тәрбияләнүчеләре, район предприятиеләре, учреждениеләре һәм авыл җирлекләре хезмәткәрләре катнашты.
Спортчыларны һәм җанатарларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов җылы сәламләде.
Барлык җиңүчеләргә һәм призерларга Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының медальләре, грамоталары һәм йөзү федерациясе филиалы рәисе Ранис Юсуповтан Яңа ел сувенирлары тапшырылды.