Яңа 2021 елның беренче көнендә Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров Бөек Ватан сугышы ветераны Фатыйх Җәләлетдин улын 95 яшьлек юбилее белән котлады.
Марат Ринатович ветеранга тыныч күк йөзе, батырлыклары, киләчәк буын өчен хезмәтләре өчен зур рәхмәт сүзләре җиткереп, РФ Президентының исеменнән Котлау хаты һәм шәхсән үз исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.
Юбиляр бүгенгесе көндә ялгызы гына яшәсә дә, балалары һәрвакыт аның янында.
- Мин бик бәхетле кеше, чөнки мин һаман исән-сау, балаларым, онык-оныкчыкларым бар, - дир Фатых абый. Үзен котларга дип килгән кунакларга да зур рәхмәтләрен әйтеп, аяз күк йөзе, исәнлекләр теләде ул.