2021 елның 5 январенда «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе кысаларында Алешкин-Саплык авылында яшәүче 13 яшьлек Лиана Пляшева район башлыгы Марат Гафаров кулыннан бүләк алды.
Исегезгә төшерәбез, Лиананың теләге язылган открытканы район башлыгы Марат Гафаров Казанда "теләкләр чыршысыннан" алган иде.
- Миңа Лиананың теләген үтәү олы бер куаныч. Бүләкне генә бераз көтәргә туры килде. Татарстанда һәм күрше төбәкләрдә Лиана теләгән әйбер булмаганлыктан, Башкортстаннан кадәр кайтардык, - дип билгеләп үтте район Башлыгы. Лиананы һәм аның гаиләсен якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, Марат Гафаров шулай ук Кыш Бабай һәм Кар кызыннан татлы бүләк тапшырды.
Ә Лиананың Яңа ел теләге ул - белгечләр киңәше буенча "коры" төрле төстәге шарлар тутырылган бассейн булган.
- Мин телевизордан балаларның "коры" бассейнда бик теләп шөгыльләнүләрен күп тапкыр күрдем. Безнең Лианага да нәкъ менә аның фикерләү һәм организм үсешенә ярдәм итә торган әлеге бассейн булуна бик шатбыз, - диде кызның әбисе Зинаида Пляшева, район Башлыгына рәхмәтләр белдереп.
Марат Гафаров Лиананың кәефе белән кызыксынды, нинди дә булса ярдәм кирәклеге-юклыгы турында сорашты.
"Коры" бассейн ДЦП, терәк-хәрәкәт аппараты авырулары, умыртка баганасы сколиозлары, остеохондрозлар, нерв системасы авырулары булганда, травмалардан, балаларда невроз булганда һәм башка авырулар булганда белгечләр тарафыннан тәкъдим ителә.