ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Милек салымнары түләүчеләр булып милеккә хокукы булган теләсә кайсы яшьтәге физик затлар таныла.


6
апрель, 2021 ел
сишәмбе

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе гамәлдәге шәхси эшмәкәрләргә салым хисаплылыгын салым органнарына үз вакытында тапшырырга һәм алар гамәлдә түгел дип танылырга мөмкин шартлар барлыкка килүгә юл куймаска киңәш итә.

Бүген «Бердәм Россия» партиясеннән депутат - Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, «Бердәм Россия» партиясенең Чүпрәле җирле бүлеге белгече Санатуллова Гөлназ һәм Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Звезда авыл җирлеге башлыгы Денисова Марина белән берлектә, Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында шахмат зоналары ачу буенча махсус проектны гамәлгә ашыру кысаларында, Хорновар-Шигали урта мәктәбенә 3 шахмат җыелмасы тапшырдылар.

Чүпрәлегә күрше Чувашия Республикасыннан: Шыгырдан һәм Урмай авыл җирлекләренең дин һәм эшмәкәрлек  вәкилләре кунакка килде.
 


5
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның 8 апрелендә 10: 00 Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе «2020 ел өчен физик затлар кеременә салым буенча салым декларациясен тутыру үзенчәлекләре (НДФЛ формасы 3-НДФЛ) " темасына мәгълүмати вебинарга чакыра.

Әлеге гаилә бер табын артына җыелганда гына да, барлыгы 80 ләп кеше була. Ә шушы кадәр кешене бер нигезгә туплап торучы Нурлыҗиһан Мөхетдин кызы Хуҗиева  шушы көннәрдә олуг юбилеен - 90 яшьлеген билгеләп үтте.
 


3
апрель, 2021 ел
шимбә

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 4 апрелендә төнлә һәм иртән урыны белән томан, юлларда бозлавык булыр дип фаразлана.


2
апрель, 2021 ел
җомга

Яңа Уби авылыннан Екатерина Петровна һәм Анатолий Витальевич Фоминнар өченче балалары тугач 100 мең сум күләмендә өстәмә ярдәм алганнар

1 апрельдән дәүләт пенсион тәэмин ителешендәге, шул исәптән социаль пенсияләр 3,4% ка арттырыла , бу 2020 елда пенсионерларның яшәү минимумы үсеше темпы белән тәңгәл килә.


1
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Синоптиклар фаразына караганда, 2 апрельдә төнлә һәм көндез көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International