2020 елдан башлап Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) булган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә һәм хокукый белем бирүгә юнәлдерелгән социаль проект гамәлгә ашыра.
2021 елның 23 июлендә 15.00 сәгатьтә инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында хокукый белемнәр мәктәбе дәресе узачак. Дәреснең темасы «18 яшьтән өлкәнрәкләр һәм инвалид балалар өчен мәдәни-ял чаралары». Дәресне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы вәкиле үткәрәчәк.
Катнашу өчен, WhatsApp мессенджерындагы төркемдәге түбәндәге сылтама буенча дәрескә кушылырга кирәк: https://chat.whatsapp.com/HkUcMjVrSIT4yGeVQqxeUx