Чүпрәле районыннан Елизавета Зыкованы 95 яшьлек юбилее белән котладылар

2021 елның 22 июле, пәнҗешәмбе

    Зыкова Елизавета Егоровна 95 яшьлеген билгеләп үтте. Ул Чүпрәле районының Түбән Подлесные Шигали авылында туган һәм үскән.

    Юбилярны шушы күркәм дата белән Звезда авыл җирлеге башлыгы Марина Денисова котлады. Ул аңа сәламәтлек, иминлек, туганнарының һәм якыннарының игътибарын теләде. РФ Президенты котлавын һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды.

    Бөек Ватан сугышы башланганда Елизаветага нибары 15 яшь була. Әтисен фронтка алалар. Әнисе өч бала белән кала. Елизаветага, ул балалар арасында олысы булганга, барыннан да күбрәк эләгә. Ул  туганнарын карый, колхозда өлкәннәр белән эшли. 

    Сугыш тәмамланганнан соң Елизавета  Хорновар-Шигали урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли башлый. Авылдашы Илья Зыковка кияүгә чыга. Гаиләдә дүрт бала туа. Тик менә гаилә тормышы озак дәвам итми.  Ире 15 ел бергә гомер иткәннән соң, вафат була. Елизавета Егровна  балаларын ялгызы гына аякка бастыра. 

    Пенсиягә чыкканчы мәктәптә эшли. «Хезмәт ветераны» исемен ала, укучыларының һәм авылдашларының хөрмәтенә лаек була. 

    Бүгенге көндә ул үз кызы Чабаксарда яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International