19 июль кич, 20 июль төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә һава шартларының бозылуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республикада, шул исәптән Казанда, кыска вакытлы яшенле яңгыр, боз явуы, төньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе көтелә. Моннан тыш, яшен вакытында кайбер урыннарда җилнең тизлеге секундына 24 метрга кадәр җитүе ихтимал, дип кисәтә синоптиклар.