Татарстанлылар яңа уку елына 10 мең сум алу өчен 270 мең гариза тапшырган

2021 елның 21 июле, чәршәмбе

   Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, бер тапкыр бирелә торган акча 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләргә һәм 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән, мәктәп программасы буенча укучы затларга түләнә.

   Исегезгә төшерәбез, гаризаларны кабул итү 15 июльдән дәүләт хезмәтләре порталы һәм Пенсия фондының барлык клиент хезмәтләрендә ата-аналарның яшәү урынына бәйсез рәвештә башланды.

   РФ Президенты Указы нигезендә, мәктәп укучыларына бер тапкыр бирелә торган түләү 6 яше 1 сентябрьдән дә соңга калмыйча (яңа уку елының беренче көне), ә 18 яше 3 июльдән дә соңга калмыйча (түләү турындагы Указ чыкканнан соң беренче көн) тулган балалары булган Россия гаиләләренә бирелә. Ата-аналардан тыш, акчаны уллыкка алучылар, балаларның опекуннары һәм попечительләре алырга мөмкин.

   Түләү шулай ук инвалидларга һәм сәламәтлекләре буенча чикләүләр булган кешеләргә дә бирелә, әгәр алар 18 яшьтән 23 яшькә кадәр булсалар һәм мәктәп программасы буенча укуларын дәвам итсәләр. Мондый очракларда 18 яшь 2 июльдә яки алдарак туларга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International