Хөрмәтле райондашлар, мөхтәрәм мөселманнар!
Сезне ислам дөньясындагы иң олы һәм зур әһәмияткә ия булган бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.
Корбан бәйрәмендә ислам диненә хас булган шәфкатьлелек, кешеләрне ярату, әхлаклылык кебек асыл сыйфатлар киң чагылыш таба. Корбан бәйрәме күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне һәм гөнаһларыбызны ярлыкауны гәүдәләндерә. Әлеге бәйрәм мөселман кардәшләребезгә, өлкән буын вәкилләренә, ятимнәр һәм мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар һәм ихтирам күрсәтергә чакыра.
Һәркайсыгызны изге бәйрәм белән котлап, исәнлек-саулык, иман байлыгы, гаиләләрегезгә тигезлек, йорт- җирегезгә муллык һәм бәрәкәт телим.
Кылган догаларыбыз, биргән сәдакаларыбыз һәм чалган корбаннарыбыз кабул булсын.
Корбан бәйрәме мөбәрәк булсын!