Басуларда эшнең кызган мәле. Көннең һәр минуты кадерле, үстерелгән икмәкне түкми-чәчми җыеп алу өчен авыл эшчәннәре көнне төнгә ялгап эшлиләр.
Без Дементьев исемендәге агрофирманың Уби кустына кергән басуга килгәндә, механизаторлар Олег Денисов, Валерий Нягусев, Дмитрий Сергеев, Юрий Нягусев, Михаил Чувашов, Николай Моисеев, Анатолий Марков, Сергей Семенов, Тимофей Семенов, Семен Федотов һәм Борис Рафиков (рәсемдә) комбайнннары белән “Скипетр” сортлы көзге бодай суктыралар иде. Комбайннар суктырган ашлыкны исә ындыр табагына "КамАЗ" автомобильләрен идарә итүче ЗАГТП шоферлары Фәнис Алимов һәм Фәнис Амирхановка ташып торалар. Басуда уңыш җыюда тоткарлыклар булмасын өчен “ГАЗ-53” машинасы белән Андрей Савин ягулык китереп, комбайннарга салып тора. Игеннәрне суктырып алу белән үк басуда “МТЗ-82” тракторына салам җыйгыч таккан Владимир Кудряшов саламны рулоннарга җыйдыра һәм азык утарына кайтару хәстәрен күрә. Аннан соң Дмитрий Степанов җитәкчелегендәге “Т-150” тракторы кырны сукалап, эшне төгәлләп тә бара. Басуда комбайннар эшләгән вакытта янгын куркынычсызылыгы таләпләрен үтәү максатында Сергей Горбунов “МТЗ-1221” тракторына сулы мичкә тагып кизүдә тора.
Белешмә
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 21 июльгә алынган мәгълүматлар буенча, 4181 гектар мәйданда бөртекле культуралар урып-суктырылган. Һәр гектардан чыккан уңыш уртача 18,7 центнерны тәшкил итә. “Цильна” җәмгыятендә 1134 гектар мәйдандагы бөртекле культураларның уңышы җыеп алынган. Бөртеклеләрнең һәр гектары уртача 28,4 центнер уңыш бирә. Район хуҗалыклары арасында бу иң зур күрсәткеч. “АгроТрансПорт” җәмгыятендә исә бөртеклеләрнең уртача уңышы һәр гектардан 25 центнерны тәшкил итә. “Эталон-Агро” җәмгыятендә бөртекле культуралар чәчелгән мәйданнарның һәр гектарыннан уртача 17,2 центнер уңыш бирә. Дементьев исемендәге агрофирмада 2128 гектардагы бөртеклеләрнең уңышы урып суктырылган. Һәр гектардан чыккан уңыш 12 центнерны тәшкил итә. КФХлар арасында исә әлегә иң зур уңыш Бикчуров (һәр гектардан чыккан уңыш 20 центнерны тәшкил итә) һәм Мәхмүтов (18,8 ц/га) крестьян-фермер хуҗалыкларында.