ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның гыйнварыннан декларация кампаниясе старт алды, аның барышында гражданнар 2020 елда алынган керемнәр турында хисап тотарга тиеш.

2021 елның 31 мартында «Алтын Барс» боз сараенда Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган Чүпрәле муниципаль районы башлыгы кубогына район оешмалары һәм учреждениеләре арасында алкалы хоккей буенча район чемпионатының финал уеннары узды.

2021 елның 5 апрелендә 10:00 сәгатьтән 11: 00 сәгатькә кадәр Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында (Иске Чүпрәле авылы, Центральная урамы, 13 йорт) алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Гайзатуллин Ринат Рәүф улы гражданнарны кабул итә.

 

Илкүләм проект  «Экология» – балалар карашынча» дип аталган балалар рәсемнәре республика конкурсына йомгак ясалды.


31
март, 2021 ел
чәршәмбе

Буа Мәдәни үсеш үзәгендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья Татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашында түгәрәк өстәл үтте. Анда безнең район делегациясе дә катнашты.
 


30
март, 2021 ел
сишәмбе

Чүпрәле районы салым түләүчеләренә хезмәт күрсәтү 17 апрельдән соң  Яшел Үзәндә урнашкан салым инспекциясе тарафыннан башкарылачак.
 


29
март, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген «П.В. Дементьев исемендәге агрофирма» ҖЧҖнең Дуван филиалы базасында техниканы 2021 елгы язгы кыр эшләренә әзерләү буенча семинар-уку узды.

2019 елның 1 июленнән товарлар белән сәүдә итүче һәм хезмәт күрсәтүче барлык эшмәкәрләр һәм оешмалар исәп-хисап ясаганда касса аппаратларын кулланырга һәм касса чекларын бирергә тиеш. Чек бирелмәгән очракта әйбер сатып алырга ризалашмагыз.

27 март көнне Чүпрәле районы Матак урта мәктәбендә авыл җирлекләре башлыклары арасында бадминтон буенча район Чемпионаты булып узды.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын туплау чыганагы – коммерциячел булмаган оешма һәм гавами хакимият органының иң яхшы архивы» һәм «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының комплектлау чыганагы – коммерция оешмасының иң яхшы архивы» конкурсларын үткәрә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International