Татарстан синоптиклары шторм кисәтүе игълан итте

2021 елның 15 июле, пәнҗешәмбе

   Иртәгә, 16 июльдә, Татарстан территориясендә һава шартларының бозылуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

    Көндез һәм кичен  республикада, шул исәптән Казанда, кыска вакытлы яшенле яңгыр, боз явуы, төньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе көтелә.

   Моннан тыш, яшен вакытында кайбер урыннарда җилнең тизлеге секундына 24 метрга кадәр җитүе ихтимал, дип кисәтә синоптиклар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International