Чүпрәледә Бөек Ватан сугышы ветераны Валентина Калачева вафат булды

2021 елның 16 июле, җомга

     Бөек Ватан сугышы ветераны Валентина Петровна Калачева вафат булды. Ул Уби авылында үзенең туганы Аюгина Ираида Константиновна белән гомер итте.

     Калачева Валентина Петровна Татарстан Республикасының Чүпрәле районы Уби авылында туган, 1922 елның 1 ноябрендә туган. 1941 елда Уби авылындагы мәктәптә эшли башлый, ә төнлә колхозда хезмәт куя.

     1942 елның маенда ул фронтка чакырыла. Анда машинистка булып хезмәт куя.

     1944 ел башында Валентина Петровна «Сугышчан казанышлары өчен» медале белән бүләкләнә. Бүләкләр арасында шулай ук 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Германияне Җиңгән өчен» медале дә бар.

     Валентина Петровнаның якты истәлеге безнең күңелләрдә озак сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International