2020 елдан башлап Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) булган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә һәм хокукый белем бирүгә юнәлдерелгән социаль проект гамәлгә ашыра.
2021 елның 6 августында 15.00 сәгатьтә инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында хокукый белемнәр мәктәбе дәресе узачак. Дәресне Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге вәкиле үткәрәчәк.
Катнашу өчен, WhatsApp мессенджерындагы төркемдәге түбәндәге сылтама буенча дәрескә кушылырга кирәк: https://chat.whatsapp.com/HkUcMjVrSIT4yGeVQqxeUx.