6 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Конституциясе көнендә, ТР Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 4 ноябрендә иртән һәм көндез урыны белән көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин.
Чүпрәле районында тагын 100 ел чиген узган озын гомерле ике кеше бар. Тагын бер озын гомерле кеше ноябрь аенда да үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтәчәк.
4 ноябрь–Халыклар бердәмлеге һәм 6 ноябрь–Татарстан Конституциясе көннәре алдыннан Борындык станциясе поселогында яңа универсаль спорт мәйданчыгы, Коршанга-Шигали авылында фельдшер-акушерлык пункты һәм Иске Ишле авылында ял итү, мәдәни чаралар үткәрү өчен парк куллануга тапшырылды.
Район Советы утырышы 2021 елның 11 ноябрендә 10:00 сәгатьтә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында узачак.
2021 елның 3 ноябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
Чүпрәле районында 37 социаль әһәмияткә ия объектны (СЗО) төзү эшләре тәмамланды, аларны «РФ санлы икътисады» милли программасы кысаларында 2021 елга тоташтыру планлаштырылган иде.
Глобаль пандемия инфекциянең таралуын булдырмау һәм гражданнарның сәламәтлеген саклау өчен максималь җайга салынган гамәлләр таләп итә. Килеп туган вәзгыятьтә Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе контактсыз электрон хезмәттәшлеккә күчәргә чакыра.
Ноябрьнең беренче көннәре ял көннәре дип игълан ителүгә карамастан, Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе Клиентлар хезмәтләре 1,2,3 ноябрьдә гадәти режимда алдан язылу буенча эшлиләр.