Глобаль пандемия инфекциянең таралуын булдырмау һәм гражданнарның сәламәтлеген саклау өчен максималь җайга салынган гамәлләр таләп итә. Килеп туган вәзгыятьтә Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе контактсыз электрон хезмәттәшлеккә күчәргә чакыра.
Читтән торып салымнар мәсьәләсен Россия Федераль салым хезмәте сайты ярдәмендә хәл итәргә мөмкин. Салым түләүчеләр өчен 70тән артык онлайн-сервис ачык. Физик, юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен шәхси кабинетларда салым түләргә, үз милке буенча мәгълүматны ачыкларга, 3-НДФЛ декларациясен җибәрергә, ачыкланмаган түләүләрне ачыкларга мөмкин.