Чүпрәле муниципаль районы хуҗалыкларында язгы чәчү кампаниясе дәвам итә.
"Чынлы", "Дрожжаное Рассвет Агро", "АгроТрансПорт" җәмгыятьләре, "Бикчуров Р.А.", "Низамов А. А." һәм "Мәхмүтов И. Ф." крестьян-фермер хуҗалыклары язгы чәчү кампаниясен районда беренчеләрдән булып башладылар.
Бу көннәрдә "Бикчуров Р.А." крестьян-фермер хуҗалыгы кырларында эш кызу бара. 145 гектар мәйдандагы кырда Илгизәр Бохариев "Кировец К-525" тракторына "Анкер 8500" агрегатын тагып, "Диспина"сортлы арпа орлыкларын чәчә. Механизатор Фәрит Басыйров та арпа чәчүгә чыкты. Тырыш игенчегә берьюлы ике техника беркетелгән.

"МТЗ 82.1" маркалы тракторда капчыкларга тутырылган арпа орлыкларын чәчкечләргә сала, аннары, "МТЗ-12.22.3" тракторына күчкәндә, бу куәтле техника белән орлыкларны җиргә күмеп куя. Көзен исә "Полесье" комбайны белән урып-җыюда катнаша.

100 гектар мәйдандагы кырда "МТЗ-82.1" тракторына "Монопил" агрегатын тагып, механизатор Шамил Хәлимов шикәр чөгендере чәчә. Техника Шамил Адиевич җитәкчелегендә ел буе эшли. Язгы чәчү тәмамлангач, механизатор тракторда көнбагыш чәчүлекләренең рәт араларын эшкәртә. Җәй көне печән чабуда катнаша.

Ә механизатор Мөстәкыйм Сафин "Кировец – 742" тракторы белән шикәр чөгендере чәчү өчен туфрак әзерли.
Хуҗалыкта чәчү ике сменада оештырылган. Пешекчеләр Алия Хисаметдинова һәм Алсу Каюмова механизаторлар өчен тәмле ризыклар әзерлиләр. Алар икесе дә КФХ ашханәсендә "Бикчуров Р.А." крестьян-фермер хуҗалыгы оешканның беренче көннәреннән үк эшлиләр.
- "Иртә язда чәчтек-оттык", - дип юкка гына әйтмиләр. Моны исәпкә алып һәм күпьеллык тәҗрибәгә таянып, быел кар эрү белән кырларга чыктык. Киләчәк уңышның язмышы күбесенчә механизаторларның, белгечләрнең килештерелгән эшенә бәйле,-дип басым ясый "Бикчуров Р.А." крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы урынбасары Гомәр Хәмидуллин.

Белешмә
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 6 майга алынган мәгълүматларга караганда, районның барлык җәмгыятьләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән тукландыру төгәлләнгән.
Шул ук вакытта хуҗалыкларда һәм җәмгыятләрдә бар куәткә көзге культураларны тырмалау бара. Район буенча көзге культуралар 4620 га мәйданда тырмаланган, бу 27,9 процент тәшкил итә.
"Чынлы" җәмгыятендә арпа 545 га мәйданда чәчелгән, шикәр чөгендере - 298 га, көнбагыш-210 га, "Дрожжаное Рассвет Агро" ширкәтендә рапс - 2882 га, көнбагыш-162 га, "Мәхмүтов И.Ф." крестьян – фермер хуҗалыгында арпа - 180 га, борчак - 110 га һәм "Бикчуров Р. А." КФХында арпа-900 га, шикәр чөгендере-150 га, "Агротранспорт" ширкәтендә солы 203 га мәйданда чәчелгән.
Район буенча язгы чәчү кампаниясе 7984 га мәйданда башкарылган, бу барлык мәйданның 19,2 процентын тәшкил итә.