Чүпрәле районының Матак мәктәбендә СССР Герое Семен Уганин истәлегнә милли көрәш буенча турнир узды

2026 елның 8 мае, җомга

XXIII ачык төбәкара «Көрәш» турнирында 100 гә якын яшь көрәшче катнашты

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Матак урта мәктәбе базасында XXIII ачык төбәкара «Көрәш» турниры узды. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган ярышлар Советлар Союзы Герое Семен Уганин истәлегенә багышланды.

Турнирда Ульяновск, Түбән Новгород, Сергач, Чебаксар, Яльчик, Канаш һәм Чүпрәле районы мәктәпләреннән 100 гә якын яшь спортчы катнашты.

Ярышлар башланыр алдыннан Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг узды. Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, Чувашия Дәүләт Советы депутаты, «Тус» төзелеш компаниясе генераль директоры Николай Угаслов, шулай ук Матак авыл җирлеге башлыгы Владимир Шумилов һәм мәктәп директоры Марина Ермолаева катнашучыларга үгет-нәсыйхәт сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Алар яшь көрәшчеләргә сәламәтлек, гадел көрәш һәм яңа җиңүләр теләделәр.

Россия һәм Татарстан гимннары, флагларны чыгару һәм «Җиңү көне» җырын өч телдә (татар, рус, чуваш) мәктәп укучылары тарафыннан  башкару үзенчәлекле атмосфера тудырды. Бөек Ватан сугышында һәм махсус хәрби операциядә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Турнир нәтиҗәләре

Ярышлар 12 авырлык категориясендә узды. Кызлар өчен аерым зачет оештырылды.

Барлык призерлар да дипломнар, кубоклар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр алды. Район Башлыгы Марат Гафаровтан төп истәлекле бүләк - велосипед, Арсений Ушаковка (Матак урта мәктәбе) тапшырылды. Турнирның иганәчеләре Николай Угаслов, Альберт Низамов һәм Илдар Айметов булды. Турнирны уздыру милли көрәшне үстерүгә һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән күркәм традициягә әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International