Хөрмәтле чүпрәлеләр!
Сезне Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көннәре уңаеннан ихлас күңелдән котлыйм!
Әлеге бәйрәмнәрнең һәркайсы безнең өчен мөһим, чөнки алар Россия халкының тирән тарихи тамырларын символлаштыручы бәйрәмнәр. Бу көннәрдә без үзебезне бөек үткәне, бүгенгесе һәм якты киләчәге булган, гаять зур мәдәни, икътисади һәм кеше потенциалына ия булган бердәм һәм көчле дәүләт гражданнары итеп аңлыйбыз. Һәм бүген күпмилләтле Россия халкының бердәмлеге, аның рухи бердәмлеге – илебезнең уңышлы үсеше һәм иминлегенең мөһим өлеше.
Безнең районда төрле милләт вәкилләре яши. Без барыбыз да төрле, әмма һәркем мәдәният, икътисад, иҗтимагый мөнәсәбәтләр үсешенә үз өлешебезне кертә, һәркем хөрмәткә һәм игътибарга лаек.
Чүпрәле районында яшәүче халкыбызга чын күңелдән сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телим!
Бәйрәм белән! Бердәм булыйк!
Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров.