Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясының 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2021 елның 2 ноябрендәге 45 номерлы карары белән дүртенче чакырылыш Чүпрәле муниципаль районы Советының унөченче утырышы чакырыла.
Чираттагы утырышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде:
1) «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» карар проекты хакында.
2. «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 елларның планлы чорына бюджеты турында» карар проекты хакында.
3) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Түбән Чәке авыл җирлегенең генераль планын раслау турында.
4) Төрле.
Район Советы утырышы 2021 елның 11 ноябрендә 10:00 сәгатьтә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында узачак.