Чүпрәле районында тагын 100 ел чиген узган озын гомерле ике кеше бар. Тагын бер озын гомерле кеше ноябрь аенда да үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтәчәк.
Йөз ел. Күпме, әллә азмы? Бүген, 3 ноябрьдә, Чүпрәле районында Хайбулино авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Мария Петровна Шуркина үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтә. Аның өлешенә күп сынаулар туры килгән.
Олы яшьтә булуына карамастан, Мария Петровна район яңалыклары белән дә, тирә-юньдәге хәлләр белән дә кызыксына. Ул үзенең тырышлыгы белән туганнарына гына түгел, авылдашларына, якташларына да үрнәк күрсәтә.
Мария Петровна Яңа Элмәле авылында күп балалы гаиләдә туа. Тормыш җайга салына гына башлаган, Бөек Ватан сугышы башланган. Өлкән 4 абыйсы фронтка китә, өйдә дә бик авыр була. Барысы белән беррәттән таңнан таңга кадәр хезмәт куя: ашлык ура, атлар белән салам ташый, фермада эшли һәм башкасы. Сугыш елларында аларны окоп казырга, урман кисәргә җибәрәләр.
Мария Петровнаның әти-әнисе бер-бер артлы 1943 елда вафат була. Мария Петровна гаиләдә олы кеше булып кала, энесе һәм сеңелләрен тәрбияли.
1948 елда Мария Петровна Хайбулдино авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны һәм инвалиды Иван Петрович Кузьминга кияүгә чыга. Гаиләдә сигез бала туа. Лаеклы ялга чыкканчы ул колхозда, ә Иван Петрович «Сельхозтехника»да эшли. Кызганычка каршы, ире алган яралардан бик иртә вафат була. Мария Петровна барлык балаларын да берүзе аякка бастыра, барысына да лаеклы белем бирергә тырыша. Алар арасында табиблар, укытучылар да бар.
Бүген Мария Петровна улы Юрий белән туган йортында яши. Уллары һәм кызлары кайтып йөри. Аны 10 оныгы һәм 9 оныкчыгы уңышлары белән сөендерә.
Туган көне уңаеннан Мария Петровна адресына бик күп җылы сүзләр яңгырады. Район башлыгы Марат Гафаров юбилярны юбилее белән котлады. Россия Президенты Владимир Путин исеменнән, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау хатлары, ТАССРның 100 еллыгы, Чүпрәле районының 90 еллыгы юбилей медальләре, шулай ук бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды.
- Мария Петровна - тере тарих. Хезмәтегез белән, илнең һәм районның үсешенә лаеклы шәхси өлешегез белән сез үрнәк. Якыннарыгыз янәшәсендә ныклы сәламәтлек белән яшәгез, - дип, билгеләп үтте район башлыгы.