Чүпрәле районының ике авыл җирлеге башлыгы яңа машина ачкычлары алдылар

2021 елның 6 ноябре, шимбә

    6 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Конституциясе көнендә, ТР Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды.
   Муниципаль берәмлекләр 100 яңа автомобиль алды: 93 внедорожник һәм 7 микроавтобус.
Тантанада Марат Гафаров җитәкчелегендәге Чүпрәле районы вәкилләре дә катнашты. Ике яңа машина Марс һәм Зур Аксу авыл җирлекләре башлыклары Алексей Храмов һәм Рәфыйк Җамалетдиновка тапшырылды.
   Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре арасында республика смотр-конкурсы 2010 елдан башлап ел саен үткәрелә. Конкурс Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм республиканың авыл һәм шәһәр җирлекләрендә халыкның тормыш сыйфатын яхшырту максатларында үткәрелә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International