Чүпрәледә бер көндә өч объект ачылды

2021 елның 2 ноябре, сишәмбе

    4 ноябрь–Халыклар бердәмлеге һәм 6 ноябрь–Татарстан Конституциясе көннәре алдыннан Борындык станциясе поселогында яңа универсаль спорт мәйданчыгы, Коршанга-Шигали авылында  фельдшер-акушерлык пункты һәм Иске Ишле авылында ял итү, мәдәни чаралар үткәрү өчен парк куллануга тапшырылды. Аларны ачу тантаналарында Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин, район башлыгы Марат Гафаров катнашты.

    Борындык станциясендә яңа ачылган заманча спорт корылмасы  биредә яшәүчеләрнең, аеруча үсеп килүче яшь буынның сәламәтлеген ныгыту, спорт белән шөгыльләнүне активлаштыруны күздә тота.

    Спорт мәйданчыгының мөмкинлекләре шактый:   биредә баскетбол, волейбол, мини-футбол уйнарга, башка төрле спорт ярышлары үткәрергә була.  Спорт корылмасының авыл уртасында, социаль мөһим учреждениеләр янәшәсендә урнашуы да авыл халкы өчен уңайлыклар тудыра.

    Коршанга-Шигали авылында сафка баскан яңа ФАП авыл халкы өчен күптән көткән вакыйга. “Элеккеге бина бик иске хәлдә, бернинди уңайлыклары да юк иде.   Яңа ФАП барлык заманча таләпләргә туры китереп эшләнгән. Уңайлы шартларда халыкны кабул итү, вакцинация, төрле медицина процедуралары үткәрергә мөмкин хәзер, -ди 1991 елдан бирле ФАП мөдире булып эшләүче  Светлана Большакова.

    Әлеге бина “Модульле ФАПлар төзү” республика программасы кысаларында районда сафка баскан модульле яңа ФАПларның 16нчысы.  Ул 130 лап Коршанга-Шигали авылы халкына хезмәт күрсәтәчәк. Республика буенча исә, быел 50ләп ФАП төзелеше каралган.

    Район үзәк хастаханәсе баш табибы Ильмас Шиһабетдинов әйтүенчә,  райондагы торак пунктларны фельдшерлык-акушерлык пунктлары белән тәэмин итү дәвам итә. Киләчәктә Задур, Хайбулдино авылларында да шундый ук биналарның төзелеше көтелә.

    Иске Ишле  авылы да  быел бик күп үзгәрешләр кичерә. Шуларның берсе – ял паркы төзелүе. Массакүләм уздырылучы бәйрәмнәрнең авыл уртасында  оештырылганын исәпкә алып, яңа паркның төзелеше дә  шушы территориядә кирәклеге күзалланган. 

    – Бу территориядә  элек агачлык, чытырманлык иде. Аларны чистартып, авыл бәйрәмнәре үткәрү өчен мәйданчык ясадык. Хәзер исә шушы эшләрнең дәвамы булып, ял итү паркы төзелеше торды. Әле эшлисе байтак:  халкыбызга, кайткан кунакларга ял итү өчен парк эчендә уңайлыклар булдырачакбыз,  яшь үсентеләр утыртачакбыз. Парк – авылның йөзе булып торачак, -ди авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов.

    –Шәһәрдән оныклар кайтып йөри.  Шуңа күрә балалар өчен уен мәйданчыгы булуга аеруча сөенәм. Үзебезгә дә саф һава сулар өчен менә дигән урын, – дип әңгәмәгә кушылды  Гөлфәния апа Исхакова да.

    Кунаклар яңа объект ачылышлары белән авыл халкын котлап, аларның озак еллар дәвамында хезмәт итүләрен теләделәр.

    –Катлаулы чорга карамастан, республикада, районда күркәм төзелеш һәм төзекләндерү эшләре дәвам итә. Киләсе елларга да дәүләт программалары нигезендә тагын яңа объетларны ачарга планлаштырабыз, - диде  район башлыгы Марат Гафаров.

    Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасының  авыл халкы өчен бик әһәмиятле программа булуын  ассыклады.

–Программа күпкырлы. Аның нигезендә  сәламәтлек, мәдәни, спорт, мәгариф, су кертү, юллар төзү  юнәлешләре һәм башка социаль-мөһим объектларның төзелеше каралган. Максатыбыз–авыл халкының яшәеше шәһәрнекеннән ким булмаска тиеш. Киләчәктә дә программаны авыл җирлекләрнедә  тормышка ашыру өчен өчтәмә чыгымнар караячакбыз”,-дип белдерде Илдар Гыйльметдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International