Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

   Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 2021 елның 4 ноябрендә иртән һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин. Көндез юеш кар һәм яңгыр явырга мөмкин. Төнлә һаваның минималь температурасы 0..-2, максималь температура көндез +4..+6˚ градус тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International