Шушы көннәрдә районга ТР Дәүләт Советы депутаты, «РИТЭК» җәмгыять генераль директоры урынбасары - «ТатРИТЭКнефть» сәүдә-сәнәгать палатасы директоры Николай Нефедов кайткан иде. Район башлыгы Марат Гафаров белән берлектә алар республикада «ЛУКОЙЛ» хәйрия фонды уздыра торган бәйгедә җиңү яулаган социаль һәм мәдәни проектларның район җирлегендә гамәлгә ашырылуының барышы белән таныштылар.
Бүген, 2021 елның 4 мартында, Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ белән берлектә Чүпрәле районында «Оешма архивы» темасына семинар үткәрде.
Агымдагы елның 2 мартыннан башлап ана капиталы исәбеннән айлык түләүләрне күчерүнең узган елда коранавирус инфекциясе таркалу һәм аңа бәйле рәвештә чикләүләр кертелү сәбәпле кабул ителгән вакытлыча тәртипкә үзгәрешләр кертелде.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе тарафыннан Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кулланучылар өчен "Кайнар линия" эше оештырылды.
Синоптикларның фаразлары буенча, Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 5 мартында төнлә буран, көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә.
3 март көнне Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Звезда авыл җирлеге башлыгы Марина Денисова Яңа Шигали авылында яшәүче Елена Владимировна Чернованы 95 яшьлек юбилее белән котладылар.
Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында шахмат зоналары ачу буенча махсус проект Чүпрәле районында да тормышка ашырыла.
2019 елдан алып милеккә һәм җиргә салымнар буенча салым чигерүе түләвен өч һәм аннан күбрәк балигъ булмаган баласы булган ата-аналар, уллыкка алучылар, опекуннар алырга хокуклы.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы он җитештерүчеләрдән азык-төлек бодае сатып алуга чыгымнар өлешен каплауга һәм икмәк пешерү сәнәгате предприятиеләреннән җитештерелгән һәм сатылган икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләренә киткән чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр бирү өчен гаризалар сайлап алуны игълан итә.
2021 елның 6 мартында, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, Чүпрәле районы балалар сәнгать мәктәбендә Россиянең атказанган һәм Чувашиянең халык рәссамы Миша Григорянның «Чәчәк бүләге» дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе була.