Мәктәпләргә - шахмат зоналары

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

  Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында шахмат зоналары ачу буенча махсус проект Чүпрәле районында да тормышка ашырыла. Проект кысаларында август аена кадәр районның барлык мәктәпләрендә дә шундый зоналар оештырылачак. Әлеге чараның максаты - Татарстанда шахмат хәрәкәтен үстерү аша яшь буында  сәламәт һәм интеллектуаль активлык булдыру.

   Чүпрәледә шахмат зоналарын оештыруда җирле спонсорлар һәм "Бердәм Россия" партиясе ярдәм итә. Әлегә район Башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, КФХ башлыгы Илмир Мәхмүтов ярдәме беләнИске Чүпрәле күппрофильле лицеена - 3 шахмат комплекты; КФХ башлыгы Владимир Лысов белән берлектә Иске Элмәле башлангыч мәктәбе-балалар бакчасына - 1; эшмәкәр Айрат Усманов булышлыгында Иске Кәкерлә урта мәктәбенә 3 шахмат җыелмасы тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International