Шушы көннәрдә районга ТР Дәүләт Советы депутаты, «РИТЭК» җәмгыять генераль директоры урынбасары - «ТатРИТЭКнефть» сәүдә-сәнәгать палатасы директоры Николай Нефедов кайткан иде. Район башлыгы Марат Гафаров белән берлектә алар республикада «ЛУКОЙЛ» хәйрия фонды уздыра торган бәйгедә җиңү яулаган социаль һәм мәдәни проектларның район җирлегендә гамәлгә ашырылуының барышы белән таныштылар. Аерым алганда, алар «Art-musik» заманча тавыш яздыру студиясендә (“Талантлар планетасы” балалар иңат йорты), Алешкин-Саплык авылындагы «Дуслык» күлендә, Иске Чүпрәледәге “Кадер” чишмәсендә, Уби авылындагы “Җылы йорт” приютында булдылар.
Районда проектларны гамәлгә ашыру программасының яхшы оештыруын, акчаларның максатчан тотылуын билгеләп үтте Николай Нефедов.
- Конкурсның төп максаты булып иҗтимагый оешмаларның һәм халыктан кергән инициативаларны хуплау, урыннардагы социаль мәсьәләләрне хәл итү тора. Тулаем алганда, 11 ел дәвамында конкурс комиссиясенә 7,5 меңнән артык проект кергән, шуларның 1,5 меңнән артыгы җиңүче дип танылган. Грантларның гомуми суммасы 300 млн. сум тирәсе тәшкил итә. Тормышка ашырылучы проектлар да халык файдасына эшләсен дип телим, - диде Николай Нефедов.