Ана капиталы исәбеннән айлык түләүләр гариза нигезендә озынайтыла

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

   Агымдагы елның 2 мартыннан башлап ана капиталы исәбеннән айлык түләүләрне күчерүнең узган елда коранавирус инфекциясе таркалу һәм аңа бәйле рәвештә чикләүләр кертелү сәбәпле кабул ителгән вакытлыча тәртипкә үзгәрешләр кертелде. Бу турыда Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы  Бүлекчәсе  хәбәр итә. 
  Узган елның апреленнән 2021 елның 1 мартына кадәр гаиләләргә түләүләр ата-аналардан гаиләнең керем күләмен раслаган гариза алмыйча, Пенсия фонды тарафыннан автомат рәвештә күчерелеп килде. Хәзер түләүләрне дәвам иттерү өчен кабат гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы яисә Пенсия фонды порталындагы шәхси кабинет аша тапшырырга мөмкин. Гаризалар сертификат хуҗасыннан яки аның вәкиленнән фондның клиентлар хезмәтендә һәм күпфункөияле үзәкләрдә дә кабул ителә.
   Исегезгә төшерәбез, ана капиталыннан айлык акчалата түләүдән икенче балага өч яшь тулганчы файдаланып була. Икенче балага бер яки ике яшь тулганнан соң, түләү алырга хокукы барлыгын раслар өчен гаиләгә Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки һәр түләү чоры бер елга гына исәпләнгән. Гаризалардан тыш гаиләдәге ата-ананың һәм балаларның айлык керемнәре турында белешмә дә сорала, уртача керем гаиләдәге һәр кешегә ике яшәү минимумыннан артмаска тиеш.
   Быелдан башлап Пенсия фонды  мәгълүматьләрне үзе җыю сәбәпле, гаиләләрнең купчелегенә айлык керем күләмен дә  исбатларга туры килмәячәк. Мәгълүматлар фондның үз базасыннан, социаль тәэминатның бердәм мәгълүматлар системасыннан, Федераль салым хезмәте мәгълүматлары да кертелеп баручы ведомствоара хезмәттәшлек системасыннан алына.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International