Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы он җитештерүчеләрдән азык-төлек бодае сатып алуга чыгымнар өлешен каплауга һәм икмәк пешерү сәнәгате предприятиеләреннән җитештерелгән һәм сатылган икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләренә киткән чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр бирү өчен гаризалар сайлап алуны игълан итә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, Татарстан он җитештерүчеләргә азык-төлек бодаен сатып алуга чыгымнар өлешен компенсацияләүгә - 65,9 млн сум, ә икмәк пешерү предприятиеләренә 48,3 млн сум акча алачак.
Гаризалар 2021 елның 1 мартыннан 30 мартына кадәр кабул ителә. Гаризалар кабул итү урыны: Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 402 бүлмә.
Субсидия алучы предприятие үз продукциясенә күпләп сату бәяләрен арттырмаска тиеш.
Төп таләпләр:
-салымнар буенча бурычлар булмау;
-предприятие банкротлык яки бетерелү стадиясендә булмаска тиеш;
-чит ил юридик заты булмаска тиеш һ. б.
Субсидияләр бирү шартлары һәм кирәкле документлар белән тулырак сылтамабуенча танышырга мөмкин https://agro.tatarstan.ru/otbor-5154149.htm
Сайлап алуны узган предприятиеләр белән субсидия бирү турындагы килешү электрон документ рәвешендә төзеләчәк.
Өстәмә мәгълүматны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кайнар линия телефоны аша алырга мөмкин:8-800-444-16-70.