2019 елдан алып милеккә һәм җиргә салымнар буенча салым чигерүе түләвен өч һәм аннан күбрәк балигъ булмаган баласы булган ата-аналар, уллыкка алучылар, опекуннар алырга хокуклы.
Күп балалы гаиләләр өчен исәпләнгән акча муниципаль берәмлек органнарының норматив актларында каралган ташламаларны бетерми. Салым чигерүен бер объектка: бүлмә, фатир, йорт һәм җир участогына карата алырга мөмкин.
Ташламага хокуклы гражданин салым ташламасыннан файдалану турында гаризаны үзенә уңайлы ысул белән җибәрә ала. Ул аны Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» аша, шәхсән теләсә кайсы салым инспекциясенә яки күпфункцияле үзәкнең теләсә кайсы бүлегенә мөрәҗәгать итеп, шулай ук почта элемтәсе аша эшли ала.
Конкрет муниципаль берәмлектә милек салымнары буенча ташламалар исемлеге белән Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Милек салымнарыбуенча ставкалар һәм ташламалар турында белешмә мәгълүмат» Интернет-сервисында танышырга мөмкин.