3 март көнне Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Звезда авыл җирлеге башлыгы Марина Денисова Яңа Шигали авылында яшәүче Елена Владимировна Чернованы 95 яшьлек юбилее белән котладылар.
Кызганычка каршы, сәламәтлеге какшаган сәбәпле, юбиляр РФ Президенты һәм район башлыгы исеменнән бүләкләрне узе кабул итә алмады. Аларны кызлары Валентина Шишкинага тапшырдылар. Кунаклар Елена Владимировнага сәламәтләнүен теләделәр һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Елена Владимировнаның гаиләсе зур: биш бала, сигез онык һәм җиде оныкчыгы бар. Бүгенге көндә аны кызлары тәрбияли.