Чүпрәле районында архив эше мәсьәләләре буенча семинар узды

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

Бүген, 2021 елның 4 мартында, Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ белән берлектә Чүпрәле районында «Оешма архивы» темасына семинар үткәрде.

  Семинар эшендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының архив эшен үстерү һәм мәгълүмати хезмәтләр күрсәтүне оештыру бүлегенең әйдәп баручы консультанты Чулпан Гыйниятуллина, «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУнең Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлеге башлыгы Наталья Капралова, Чүпрәле районы Башкарма комитетының архив бүлеге начальнигы Гөлшат Вәлиева, шулай ук авыл җирлекләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, оешмалары һәм предприятиеләре эш башкару һәм архивлары өчен җаваплы хезмәткәрләр катнашты.

  Семинар барышында Татарстан Республикасы Архив фондын туплау бурычлары, оешмаларда архивны формалаштыру тәртибе, Архив эше өлкәсендә законнар базасы, архивның төп норматив документларын рәсмиләштерү, документларны тәртипкә салу һәм саклау вакыты чыккан документларны юкка чыгару кагыйдәләре буенча мәсьәләләр яктыртылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International