ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2021 ел
дүшәмбе

13 март көнне «Акчарлак» йөзү бассейнында спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр арасында туган телләр һәм халык бердәмлеге елына, шулай ук «СССРның хезмәт һәм оборонага әзер» Бөтенсоюз физкультура комплексы төзелүгә 90 ел һәм Россия Федерациясе Президенты тарафыннан «Хезмәткә һәм оборонага әзер «Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы турында» Указга кул куелуга 7 ел тулуга багышланган районара шәхси беренчелек узды.


13
март, 2021 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 2021 елның 14 мартында көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән буран, көчле җил көтелә. Көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәргә мөмкин.


12
март, 2021 ел
җомга

Салым органнары салым ташламасына хокукы булган һәм бу турыда әлегә кадәр хәбәр итмәгән гражданнарга 2020 елның 1 апреленә кадәр салым органнарына тиешле гариза җибәрергә тәкъдим итә.

Сигез яшькә кадәрге балалар өчен декабрь аенда 5 мең сум күләмендә акча алмаган Татарстан гаиләләре 31 мартка кадәр Пенсия фондына гариза тапшырырга тиеш. Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте. 

Чүпрәле районы Башкарма комитетының утырышлар залында «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Чираттан тыш конференциясе узды.

Чүпрәле районы Башкарма комитетының утырышлар залында 2020 елга керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүмат бирү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.

2021 елның 18 мартында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнары территориаль бүлегендә: Чүпрәле районы, Иске Чүпрәле авылы, Кооператив урамы, 10 йорт адресы буенча эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне үткәрелә.


11
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыручыларга рәхмәт белдерде.


10
март, 2021 ел
чәршәмбе

 11 мартта Татарстанда төнлә һәм иртән һава температурасы -22.-27˚, аязганда -32˚ градуска кадәр төшәчәк, көндез -11.-16˚ градус салкын булачак.

2021 елның 16 мартында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге вәкиленең гражданнарны бергәләп кабул итүе була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International