Чүпрәле районында «Россия Пенсионерлар берлеге» җирле бүлекчәсе өч елга йомгак ясады

2021 елның 12 марты, җомга

   Чүпрәле районы Башкарма комитетының утырышлар залында «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Чираттан тыш конференциясе узды.

   Конференция эшендә Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, район Советы Аппараты һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, РФ Пенсия фондының Чүпрәле районы буенча клиентлар хезмәте җитәкчесе Роза Гафарова, авыл җирлекләре башлыклары, «Россия Пенсионерлар берлеге» нең Чүпрәле районындагы җирле бүлекчәсе әгъзалары катнашты.

   Өч еллык җирле бүлекчә эшчәнлеге турында хисап доклады белән рәис урынбасары Иршат Закиров чыгыш ясады.

  Утырыш эшендә шулай ук җирле бүлекчә ревизорының отчеты, Советның яңа составын һәм яңа ревизорны сайлау мәсьәләләре дә каралды. Моннан тыш, Советның яңа рәисе сайланды.

   Совет каравына Дилүзә Миннәтулла кызы Азизова кандидатурасы тәкъдим ителде һәм бертавыштан хупланды.
   Дилүзә Азизова - җирле бүлекчәнең актив әгъзасы. Пенсионерларның җирле бүлекчәсе үткәрә торган барлык мәдәни һәм спорт чараларында катнашучысы.
   Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов Дилүзә Азизованы сайлануы белән котлады, нәтиҗәле эш теләде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International