Чүпрәледә керемнәр турында белешмә тутыру кагыйдәләре турында киңәшмә узды

2021 елның 12 марты, җомга

   Чүпрәле районы Башкарма комитетының утырышлар залында 2020 елга керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүмат бирү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.

  Җыелыш Zoom форматында узды, анда Чүпрәле районы прокуроры урынбасары Илмас Гарәфетдинов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ирек Хәйруллин, муниципаль учреждениеләр җитәкчеләре, муниципаль хезмәткәрләр, Чүпрәле районы депутатлары, шулай ук Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерү бүлегенең баш киңәшчесе Рушан Гарифуллин катнашты.

  Семинарда катнашучылар керемнәр турында белешмәләр тутыру һәм бирү кагыйдәләренә кертелгән яңалыклар белән таныштылар. 

  Исегезгә төшерәбез, быел декларация компаниясе 1 гыйнварда старт алды һәм 2021 елның 30 апрелендә тәмамлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International