13 март көнне «Акчарлак» йөзү бассейнында спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр арасында туган телләр һәм халык бердәмлеге елына, шулай ук «СССРның хезмәт һәм оборонага әзер» Бөтенсоюз физкультура комплексы төзелүгә 90 ел һәм Россия Федерациясе Президенты тарафыннан «Хезмәткә һәм оборонага әзер «Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы турында» Указга кул куелуга 7 ел тулуга багышланган районара шәхси беренчелек узды.
Чараның тантаналы өлешен район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов ачты. Ул спортчыларны һәм җанатарларны җылы сәламләде, зур спорт казанышлары, сәламәтлек һәм уңышлар теләде.
Ярыш нәтиҗәләре буенча турнирның иң яхшы спортчылары ачыкланды. Барлык җиңүчеләргә һәм призерларга медальләр һәм грамоталар тапшырылды.