Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 2021 елның 14 мартында көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән буран, көчле җил көтелә. Көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәргә мөмкин.
Нинди дә булса бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101, 112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.