2021 елның 18 мартында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнары территориаль бүлегендә: Чүпрәле районы, Иске Чүпрәле авылы, Кооператив урамы, 10 йорт адресы буенча эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне үткәрелә.
Бердәм "Ачык ишекләр" көненең максаты - идарә компетенциясе кысаларында эшкуарларга түләүсез консультацион ярдәм күрсәтү.
Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуын кисәтү максатларында эшкуарларны «Ачык ишекләр" нең бердәм көнендә кабул итү 8(84375)2-22-91 номерлары буенча алдан язылып башкарылачак.