Татарстанда янә салкын һава торышы көтелә

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

  11 мартта Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшемнәрсез, көндез кар явачак. Төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Төньяк-көнбатыштан талгын җил. Төнлә һава температурасы -22.-27˚, аязганда -32˚, көндез -11.-16˚ градус салкын булачак. Юлларда бозлавык. 

  Ниндидер бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101, 112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International