Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясының 2 пунктчасына нигезләнеп Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2021 елның 28 гыйнварындагы 3 номерлы карары нигезендә дүртенче чакырылыш Чүпрәле муниципаль районы Советының алтынчы утырышы чакырыла.
Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатыннан, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның 2020 елның 5 октябрендәге ПУ-653 номерлы Указы белән 2021 ел - туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы дип игълан ителде.
2021 елның 30 гыйнварында Иске Чүпрәле авылының «Алтын барс» боз аренасында Илдар Хәлиуллов истәлегенә ир-атлар командалары арасында алкалы хоккей буенча районара турнир узачак.
Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 14-нче көнендә (27-нче гыйнварда), Казанда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Пленум утырышы узды.
Бүген, 27 гыйнварда, Ленинград блокадасын өзүгә 77 ел тулу уңаеннан Чүпрәле районында истәлекле митинг булды. Бөек Ватан сугышы тарихындагы иң фаҗигале вакыйгаларның берсен искә алырга район җитәкчеләре, ветеран-әфганчыларчылар, хезмәт коллективлары вәкилләре, укучылар җыелды.
2020 елда Россия Банкы "Пенсион ФГ" проектын – өлкән яшьтәгеләр, пенсионерлар һәм социаль хезмәткәрләр өчен финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләрне гамәлгә ашыра башлады.
2021 елның 28 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле җил (урыны белән15-18 метрга кадәр), төнлә һәм иртән томан, юлларда көчле бозлавык булуы көтелә.
2021 елның 2 февралендә 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла.
Агымдагы елда картлык буенча пенсиягә чыгу хокукы бирүче яшьне арттыруның күчү чоры дәвам итә. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе хәбәр итә.
26 гыйнварда Чүпрәле районында Татарстан халыклары ассамблеясы вәкиллеге җыелышы булды.