Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 2 февральдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле кар, буран, юлларда көчле бозлавык һәм кар көртләре көтелә.
2019 елдан алып милеккә һәм җиргә салымнар буенча салым чигерүе түләвен өч һәм аннан күбрәк балигъ булмаган баласы булган ата-аналар, уллыкка алучылар, опекуннар алырга хокуклы.
“Алтын Барс” боз аренасында Илдар Хәлиуллов истәлегенә алкалы хоккей буенча уеннар булды.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 31 гыйнварда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән буран көтелә, юлларда бозлавык барлыкка киләчәк.
29 гыйнварда ике авылда: Хорновар-Шигали һәм Чепкас-Илмәт авыл җирлегендә чираттагы планлаштырылган гражданнар җыены булды, анда узган елга йомгак ясалды, киләчәккә планнар билгеләнде, авыл алдынгыларына Мактау грамоталары тапшырылды һәм җирле халыктан мөрәҗәгатьләр кабул ителде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Зур чакырулар» Бөтенроссия фәнни-технологик проектлар конкурсына гаризалар кабул итү турында хәбәр итә.
2021 елның 10 - 12 февралендә «КазанЭкспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә Россия Федерациясенең 30 төбәгеннән һәм 50 шәһәреннән 200дән артык предприятие һәм алдынгы чит ил компанияләре вәкиллекләре катнашында «ТатАгроЭкспо» 3 нче махсуслаштырылган күргәзмәсе узачак.
Барыбызга да таныш хәл: кибет киштәсеннән тауарны бер бәядән алабыз, ә кассада аны бөтенләй башка бәядән, кагыйдә буларак, бәядән югарырак бәягә саталар.
«Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары берләшмәсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты белән берлектә 02 февральдә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр «Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру турында» гы мәсьәлә буенча «Хатын-кыз игътибары» кайнар линия оештыра.
Бүген чираттагы халык җыеннары Яңа Борындык һәм Иске Шәйморза авыл җирлекләрендә узды.