Чүпрәле “Росгосстрахчылар"ы 100 еллыкка 100 төп чыршы утырттылар

2021 елның 7 мае, җомга

   Зур чаралар да көз айларында көтелә, -дип сөйләде безгә “Росгострах” җәмгыятенең Чүпрәле районындагы агентлык үзәге директоры Ленар Җәлалов.

   Бәйрәмнәренә әзерлек кысаларында агентлык үзәге хезмәткәрләре Иске Чүпрәле авылындагы “Сабантуй” мәйданында 100 төп чыршы утырттылар.

   Игелек акциясенә оешмада төрле елларда эшләгән ветераннар да, бүгенге коллекти та, район башлыгы Марат Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов, Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамиль Низамов та кушылды.

   Казан шәһәреннән директорлары Марат Сафин, бүлек мөдире Фәрит Низамов (оешманы озак еллар җитәкләгән Ильмас Низамовның улы) кайткан иде.

   Рәт булып тезелеп киткән чыршыларны “Росгосстрахчылар аллеясы” дип билгеләп куйдылар, үсентеләр ныгысын, тамыр җәелдерсен өчен су сибүне оештырачакларын да әйттеләр оешма хезмәткәрләре.

   Соңыннан бергәләп плов пешерделәр, чәйләр эчтеләр, бүләкләр тараттылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International