Чүпрәледә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган VI Чүпрәле район җиңел атлетика эстафетасы узды

2021 елның 7 мае, җомга

   6 май көнне "Сабантуй" мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган VI Чүпрәле район җиңел атлетика эстафетасы узды.

   Чарада катнашучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән  Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров һәм җиңел атлетика федерациясенең район филиалы җитәкчесе, «Прогресс» МУП директоры Евгений Иванцов котладылар.

    Ярышлар гомуми белем бирү мәктәпләре, оешмалар һәм авыл җирлекләре арасында үткәрелде. 

   Ярыш нәтиҗәләре буенча гомуми белем бирү мәктәпләре арасында призлы урыннарны яуладылар:
1 урын - Зур Аксу урта мәктәбе,
2 урын - Яңа Элмәле мәктәбе,
3 урын - Городище мәктәбе;

Оешмалар арасында:
1 урын - Район администрациясе командасы,
2 урын - Мәдәният бүлеге,
3 урын - Район эчке эшләр бүлеге;

Авыл җирлекләре арасында:
1 урын - Яңа Элмәле авыл җирлеге,
2 урын - Городище авыл җирлеге,
3 урын - Зур Аксу авыл җирлеге;
   Беркем дә буш кул белән китмәде, барлык финалистларны да медальләр, Чүпрәле муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары һәм кубоклар белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International